ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре Нурлат районының гомуми кулланылыштагы аучылык биләмәләрендә рейд барышында автомобильне туктата һәм гражданны законсыз ау өчен тоткарлый.
Хокук бозучы, кулында төлкегә рөхсәт була торып, үр куяны аулый, РФ КоАПның 8.37 статьясының 1.3 өлешен боза. Транспорт чарасын карау барышында ау мылтыгы һәм законсыз тотылган куян табыла. Ау кагыйдәләрен бозу факты буенча ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре ау хокукыннан мәхрүм итү өчен судка җибәрергә административ материаллар әзерли.