Халыкара хайваннар хокукларын яклау көне: Кыргый хайваннарга ничек ярдәм итеп була?

2024 елның 10 декабре, сишәмбе

Бүген Халыкара хайваннар хокукларын яклау көне билгеләп үтелә. Ул Кеше хокуклары көне белән бер көнне бәйрәм ителә, чөнки дөньядагы барлык тереклек ияләре яшәргә һәм яклауга хокуклы. Бигрәк тә яклауга мохтаҗлар – күп еллар дәвамында кешеләр тарафыннан кыерсытылучы хайваннар. Хайваннар нык имгәтеләләр, төрләре кими һәм юкка чыга. Ачык мисалларның берсе – баш сөяге-ми җәрәхәтләре яки пыяла витриналар һәм тәрәзәләргә бәрелеп канатлары зарарлану.

Кыргый хайваннарның тормышын ничек саклап була соң?

1. Хайваннарны ашатыгыз. Кышын аларга азык табуы кыен, шуңа күрә хайваннар сезнең ярдәмгә мохтаҗ. Алар хәтта аз гына ярдәмгә дә шат булырлар.

2. Әгәр сезнең дачагыз, бакчагыз яки гади генә җир кишәрлегегез бар икән, кыш көне кошлар өчен җиләк-җимеш чыганагы булачак берничә җимеш-җиләк агачлары һәм куаклар утыртыгыз.

3. Өшегән-туңган хайван яныннан узып китмәгез, приютларга һәм тернәкләндерү үзәкләренә шалтыратыгыз яки, мөмкинлек булса, хайванны үз өегездә сыендырыгыз.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International