Махсус хәрби операциядә катнашучы Теләче районы хәрбиләре ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләренә һәм район халкына тапшырган гуманитар ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерделәр. Алар продуктлар, кыр шартлары өчен кирәкле әйберләр, шәхси гигиена чаралары һәм башка материаллар кабул итеп алдылар.
«Кадерле Теләче халкы һәм безгә ярдәм җыюда катнашучылар. Сезгә зур рәхмәтебезне белдерәбез. Безнең өчен борчылуыгыз күңелләргә рәхәт. Бу – уртак җиңүебезгә Сездән зур өлеш. Без һичшиксез җиңү белән кайтачакбыз», –диләр сугышчылар.
Халык тапшырган гуманитар ярдәм нәтиҗәсендә кыска вакыт эчендә МХО бурычлары үтәлә, сугыш кырында вакыйгалар барышы үзгәрә.