ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре һәм Лениногорск районы аучылары сугышчылар өчен Яңа ел алды посылкасын тапшырдылар. Алар мылтык һәм 70 тән артык патрон җибәрделәр. Тапшырылган корал һәм сугыш кирәк-яраклары МХО уздыру зонасында сугышчыларны һәм тыныч халыкны якларга ярдәм итәчәк.
«Бу катлаулы чорда безнең һәрберебез мөмкин булганча Ватаныбызны саклаучы сугышчыларга ярдәм итәргә тиеш. Без битараф кала алмадык, шуңа күрә сугыш кирәк-яраклары алып килдек», – ди ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитетының Лениногорск районы буенча районара бүлеге башлыгы Игорь Демин.
Исегезгә төшерәбез: теләгән һәркем, коралларын тапшырып, хәрбиләргә ярдәм итә ала. Моның өчен Россия Гвардиясенең лицензия-рөхсәт бирү эшенең район бүлекчәләренә һәм Татарстан буенча Росгвардия идарәсенең лицензия-рөхсәт бирү эше үзәгенә (Казан ш., Лазарев ур., 16) мөрәҗәгать итәргә кирәк.