Дроннарга каршы мылтыклар: Әлмәт һәм Алабуга аучылары МХО зонасына 2 партия мылтык һәм патрон тапшырдылар

2024 елның 25 декабре, чәршәмбе

Татарстан аучылары алгы сызыктагыларга ярдәмне дәвам итәләр. Бүген Әлмәт һәм Алабуга районнарында 8 мылтык, 1 оптик прицел һәм хәрбиләр өчен 60 патрон белән чираттагы партияләр тапшырылды.

«Бу катлаулы чорда безнең һәрберебез, мөмкин булганча, Ватаныбызны саклаучы сугышчыларга ярдәм итәргә тиеш. Без җибәргән кораллар һәм патроннар да файда китерер дип өметләнәбез», – диләр аучылар.

Хәрби хезмәткәрләргә үз коралларын бүләк итәргә карар кылган гражданнар Россия Гвардиясенең лицензия-рөхсәт бирү эшенең район бүлекчәләренә һәм Татарстан буенча Росгвардия идарәсенең лицензия-рөхсәт бирү эше үзәгенә (Казан ш., Лазарев ур., 16) мөрәҗәгать итә ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International