Йонлач кунак: Әлки районында ләтчәне очратканнар

2024 елның 25 декабре, чәршәмбе

ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитетының Әлки районы буенча районара бүлеге башлыгы ләтчәне районның гомум кулланылыыштагы аучылык биләмәләре территориясендә үреп ала. Ул кар баскан кыр буйлап йөгереп йөри. Ерткыч, махсус фотога төшкәндәй, гәүдәсен әле уңга, әле сулга боргалый.

Ләтчә сусарсыманнар гаиләсенә керә. Җәнлекнең авырлыгы ата хайваннарныкы 200 граммнан, ана хайваннарныкы 120 граммнан артмый. Бу хайваннар вакытларын җир астында тычкан оялары лабиринтында үткәрүне өстен күрәләр һәм җир өстендә сирәк күренәләр. Ерткыч еешеләргә ташланмый, ләкин аны тотарга тырышканда, ул үзен яклаячак һәм авырттырып тешләргә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International