Сәнәгый балык тоту кишәрлекләре проектын карау буенча иҗтимагый оешмалар белән киңәшмә

2013 елның 30 октябре, чәршәмбе
2013 елның 30 октябрендә Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсендә, 2013. 22.03. № 143 “Сәнәгый балык тоту кишәрлекләренең чикләрен билгеләү Тәртибен раслау турында”гы Россиянең Авыл хуҗалыгы министрлыгы боерыгы нигезендә төзелгән, сәнәгый балык тоту кишәрлекләре проектын карау буенча иҗтимагый оешмалар белән киңәшмә узды. Киңәшмәдә Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе белән күрсәтелгән проект каралды. Чикләрнең урнашуы буенча, иҗтимагый оешмалар белән киңәшмә барышында тəкъдим ителгән бөтен искәрмәләр, ахыргы исемлекне төзегәндә һәм комиссиягә тапшырганда, истә тотылачак. Бөтен кызыксынган кешеләргә һәм оешмаларга фикер алышуда катнашырга тәкъдим итәбез. Үзегезнең тәкъдимнәрегезне Идарә адресына җибәрегез.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International