Республикада хайваннарны кышкы исәпкә алу башлана. ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты, аучылык хуҗалыклары белгечләре, аучылар, җәмәгать инспекторлары һәм битараф булмаган аучылар 14 мең чакрымнан артык юл үтәчәк һәм аучылык ресурсларының 19 төрен санап чыгачак.
Быел ул өч методика – кышкы маршрут буенча исәпкә алу, куу методы белән һәм ясалма концентрация урыннарында исәпкә алу буенча оештырылган. Мониторинг үткәрү өчен, белгечләр үзләре белән локацияне, юлның вакытын һәм тизлеген билгели торган навигатор, планшет, маршрутның кәгазьдә бастырылган схемасын алалар. Схемада карандаш белән кайда, һәм нинди юнәлештә кайсы хайван йөргәнен билгелиләр. Исәпкә алу эшләре 15 мартта тәмамланачак. Алынган мәгълүматлар аучылык ресурсларының торышын бәяләргә һәм, кирәк булган очракта, республика фаунасын саклау һәм торгызу буенча чаралар күрергә мөмкинлек бирәчәк.