Махсус хәрби операциядә катнашучылар Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләренә рәхмәт белдереп видео яздырдылар. Алар бензопычкылар, шома көпшәле мылтыклар һәм аларга патроннар, шулай ук беренчел кирәкле әйберләр белән башка гуманитар ярдәм алдылар.
.jpeg)
«Хәерле көн, туганнарыбыз, дусларыбыз, иптәшләребез. Татарстан Республикасы Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләренә күрсәткән гуманитар ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерәбез. Ярдәмегез өчен рәхмәт. Җиңү безнең кулда булачак», – диләр көрәшчеләр.