ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре махсус хәрби операциясе зонасындагы сугышчыларга ярдәм күрсәтүне дәвам итәләр. Анда корал һәм медикаментлар гына түгел, ә тагын бик күп башка көнкүреш әйберләре дә кирәк. «Кичке таң» тыюлыгы хезмәткәре Әлфия Нуримановада хәрби госпитальләр өчен простынялар һәм сөлгеләр тегү фикере туа. Көндез ул үсеп килүче буын белән экологик агарту чаралары үткәрә, ә кичен сугышчыларга ярдәм итә.
«Һәр буш минутымда, бар күңелемне биреп, пөхтә итеп тегәм. Бу эштә җөйнең тигез булуы һәм таралмавы мөһим. Бу әйберләр егетләргә мөмкин кадәр озаграк хезмәт итәрләр дип ышанам. 40 сөлге һәм 20 җәймә тектем инде», – ди Әлфия Нургали кызы.
Моннан тыш, «Ак калфак» Бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы хатын-кызлары белән бергә ул җирле мәдәният йортында маскировка челтәрләре үрә.