ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре МХО сугышчыларына адреслы ярдәм күрсәттеләр

2025 елның 24 гыйнвары, җомга

ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре Алексеевск, Әлки, Нурлат, Спас, Чирмешән һәм Чистай районнарыннан МХО уздыру зонасында булган сугышчыларга адреслы гуманитар ярдәм җыйдылар һәм җибәрделәр. Аңа рабиц сеткасы рулоннары һәм азык-төлек продуктлары кергән.

Хәзерге вакытта егетләр, ил куркынычсызлыкта булсын өчен, үз гомерләрен куркыныч астына куеп, махсус хәрби операция зонасында дәүләт бурычларын үтиләр. Аларга гуманитар ярдәм генә түгел, ә өйдән мораль ярдәм дә мөһим.

Сугышчыларга хезмәткәрләр ярдәме даими рәвештә җайга салынган. Алар каршы рәхмәт сүзләре җиткерәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International