Татарстан аучылары махсус хәрби операция зонасына 11 шома көпшәле мылтыктан һәм 830 дан артык патроннан торган чираттагы партияне Азнакай, Әлки, Питрәч һәм Спас районнарында тапшырдылар. . Сугышчылар йөкне алырга үзләре кайтканнар. Питрәчтән һәвәскәр аучы Александр Корнилов та якташларына ярдәм күрсәтте.
«Мылтыкны инде 1997 елдан кулландым. Элек күп еллар канатлы киек ауладым. Иң истә калганы берьюлы өч каз аулау булды. Бу эшне яратуыма карамастан, мылтык бүген алгы сызыкта к инде, – ди ул.
Мылтыкларны тапшыру Росгвардия идарәсенең лицензия-рөхсәт эше үзәге хезмәткәрләре контролендә узды. МХО ихтыяҗлары өчен ау мылтыкларын һәркем тапшыра ала. Моның өчен Росгвардиянең яшәү урыны буенча лицензия-рөхсәт бирү эше бүлегенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Ведомство белгечләре процедураны аңлатачак һәм корал тапшыруда ярдәм итәчәк.