Ашарга чыкканннар: Мөслимдә яшь кыр кәҗәләренең иртәнге һәм кичке ашауларын фотога төшергәннәр

2025 елның 12 феврале, чәршәмбе

Мөслим районының гомуми кулланылыштагы аучылык биләмәләрендә урнаштырылган фотокамерага тозлыкка килеп печән белән тукланучы яшь кыр кәҗәләре төшкән. Тәүлекнең көндезге һәм төнге вакытында төшерелгән объективка алты баш хайван эләккән.

Кыр кәҗәләре тоз һәм печән салынган тозлыкларда еш кунак була. Мондый тукландыру тәм-том гына түгел, терлекләр рационының мөһим өлеше дә булып тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International