ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитетының Әгерҗе һәм Чистай районнары хезмәткәрләре махсус хәрби операция зонасына азык-төлек товарлары, шулай ук маскировка челтәрләре һәм открыткалар белән посылкалар җибәрде. Бу эшкә «Ак калфак» Бөтендөнья татар хатын-кызлары оешмасы бүлекчәсе вәкилләре дә кушылды.
.jpeg)
Беркем дә читтә кала алмады. Күпләрнең анда туганнары, дуслары һәм танышлары. Бу авыр минутларда махсус операциядә катнашучыларга ярдәм булачак.