Алексеевск районыннан автомобильгә бәрелеп куркып калган ак койрыклы бөркет тернәкләндерү үзәгендә көч туплый

2025 елның 17 феврале, дүшәмбе

Алексеевск районында юл-патруль хезмәте хезмәткәрләре җиңел автомобильгә бәрелгән сирәк очрый торган ерткыч кошны кизү торганда табып алалар. Кошка ярдәм кирәк дип борчылып, алар ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләренә мөрәҗәгать иттеләр. Ветеринарда тикшергәндә, аның Россия Федерациясенең Кызыл Китабына кертелгән ак койрыклы бөркет икәнлеге ачыклана. Автомобильгә көчле бәрелүгә карамастан, ул зыян күрмәгән, ә нык курыккан гына.

Кош тернәкләнсен өчен, белгечләр аны Яшел Үзән районының тернәкләндерү үзәгендә күзәтү астында калдырырга карар кылганнар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International