Һава кебек кирәк: Татарстан сулыкларында балык өчен 7000 нән артык бәке борауланды

2025 елның 3 марты, дүшәмбе

Республикада «Балык – булсын! (Рыбе – быть!)» экологик акциясе дәвам итә. Бүгенге көндә коткару операцияләре 24 районда башкарылды, сулыкларда 7400 чамасы бәке борауланды. Томалануны булдырмау өчен, бораулар гына түгел, ә суны кислород белән баету процедурасын үткәрә торган җайланмалар – аэраторлар да кулланыла. Су тереклеген коткару буенча чираттагы шундый акцияләр Әгерҗе, Зеленодольск һәм Нурлат районнарында узды. Акциядә балыкчылар, мәктәп укучылары һәм битараф булмаган кешеләр катнашты.

«Акциянең төп максаты - суда кислород дәрәҗәсе бик түбән булган сулыкларда балыкларның күпләп үлүен булдырмау. Бу исә су экосистемалары өчен җитди куркыныч, һәм безнең гамәлләр аларны саклап калуга юнәлдерелгән», – ди ТР Дәүләт комитетының Нурлат районындагы районара бүлеге башлыгы Владимир Ванчурин.

Саф һавада бергәләп актив эшләү нәтиҗәсендә районнарда 500дән артык борауланган бәке барлыкка килде, алар күлләрдә язга кадәр тиешле кислород дәрәҗәсен саклап калырга мөмкинлек бирәчәк. Исегезгә төшерәбез: «Балык – булсын! (Рыбе – быть!)» акциясе ел саен үткәрелә һәм Татарстанның су биологик ресурсларын саклау һәм торгызу программасының мөһим өлеше булып тора. Әлеге башлангычны теләгән һәркем хуплый һәм акциядә катнаша ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International