ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәре Әлки районында Кызыл китапка кертелгән яралы ак койрык бөркетне коткара. Очып китә алмыйча, бер урында хәрәкәтсез утырган ерткыч кошны ул районның гомуми файдаланудагы аучылык биләмәләрен әйләнгәндә күреп ала. Кош РФ һәм ТР Кызыл китабына кертелгән.
Карау вакытында бөркетнең канаты яраланганлыгы ачыклана. Хәзер кош белгечләр күзәтүе астында. Шуннан соң ул озак кына тернәкләнү узачак. Кыргый кошның гадәте гади булмаса да, бөркет коткаручыларга зур уңайсызлыклар тудырмый. Үзен яхшы хис итә, балык белән туклана. Ерткыч ирекле тормышка кайта алырмы-юкмы – әлегә билгесез. Бу дәвалау нәтиҗәләре буенча аңлашылачак.