ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре һәм аучылар махсус хәрби операция зонасына мылтыклар җибәрүне дәвам итәләр. Чираттагы корал тапшыру Лениногорск районында булды.
«Мин башкача эшли алмадым. Үзебезнекеләргә ярдәм итәргә кирәк, башкача мөмкин дә түгел. Мылтыгым бик яхшы хәлдә һәм хәзер МХО зонасында сугышчыларга ярдәм итәчәк», – ди аучыларның берсе.
Исегезгә төшерәбез: гражданннар, үз коралларын тапшыру өчен, Россия Гвардиясенең лицензия-рөхсәт бирү эшенең район бүлекчәләренә һәм Татарстан буенча Росгвардия идарәсенең лицензия-рөхсәт бирү эше үзәгенә (Казан ш., Лазарев ур., 16) мөрәҗәгать итәргә кирәк.