Камышлар һәм бәкеләр балыкны томаланудан коткара: Лаеш районы акваториясендә «Балык булсын – Рыбе быть» акциясе кысаларында 1000 бәке бораулаганнар

2025 елның 9 марты, якшәмбе

Бүген бТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре, район балык заводы хезмәткәрләре, шулай ук балык тоту кардәшлеге вәкилләре һәм һәвәскәр балыкчылар төбәк әһәмиятендәге «Мишә елгасы тамагы» дәүләт табигый зоология тыюлыгы территориясендә бәкеләр борауладылар һәм аларга камыш көлтәләре салдылар. Чара Советлар Союзы Герое, Бөек Ватан сугышы ветераны Борис Кузнецов хөрмәтенә оештырылды.

«Кыш көне, боз сулыкларны каплаган чорда, балыкларга кислород җитми. Лаеш районында ел саен әлеге гамәл кабатлана: кешеләр балыкларны исән калдыру өчен бозга чыга. Камыш табигый насос кебек эшли: сабаклар аша кислород боз астына керә», – диде ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитетының районара бүлеге башлыгы Илнур Вәлиуллин.

Катнашучылар бергәләп аэрация үткәрделәр һәм меңләп бәке тиштеләр. Республика сулыкларында акция боз кузгалганчыга кадәр дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International