Яз җитә: Татарстанга беренче кара каргалар кайтты

2025 елның 10 марты, дүшәмбе

Республикабызга әкренләп язның төп хәбәрчеләре кайта. Аларны Әгерҗе, Актаныш, Әлки, Чүпрәле, Кама Тамагы, Минзәлә, Сарман районнарында һәм Казанда күргәннәр инде.

Кошлар барысы да берьюлы кайтмый: башта – ата кошлар, аннары – ана кошлар. Дистә еллар дәвамында алар бер үк урында яши. Биек агачларда – каеннарда, тирәкләрдә яки карагайларда урнашалар. Кайтканнан соң беренче ике-өч атна дәвамында кошлар аеруча шаулашалар – актив рәвештә үзара оя бүлешәләр. Каргалар гомерлеккә парлашалар. Туганнан соң өченче елында гына гаилә коралар, ә узган сезонда дөньяга килгән яшь кошлар яңа туган балаларын карарга булышалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International