ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре Әлмәт районында боз астына киткән буаз кыр кәҗәсен табигый яшәү шартларына чыгаралар.
Исегезгә төшерәбез: вакыйга узган җомгада була. Сапбордчылар төркеме район елгаларының берсендә боз астына киткән хайванны коткара. Алар йөзү чаралары ярдәмендә хайванны тартып чыгара, курткалар белән төрә һәм ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре килүен көтә.
Ветеринарлар, карау вакытында, кыр кәҗәсенең буаз булуын ачыклый. Ул бераз туңган һәм курыккан. Биш көн буена хайван белгечләр күзәтүе астында була. Хәзер аның сәламәтлегенә берни дә янамый. Нәсел яңаруын көтүче хайван яңа яшәү урынын район урманнарының берсендә таба.