Хәбәр шәһәрнең битараф булмаган кешеләреннән килә. Бәлагә юлыккан кошны күргәч, алар үтеп китә алмыйлар һәм ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләренә мөрәҗәгать итәләр. Тикшерү барышында аның ТР Кызыл китабына кертелгән озынкойрык ябалак булуы ачыклана. Ябалак үзен яхшы хис итә, тик бераз гына курыккан һәм хәлсезләнгән, аның сәламәтлегенә бернинди куркыныч янамый. Кош тернәкләнсен өчен, белгечләр аны Яшел Үзән районының тернәкләндерү үзәгендә күзәтү астында калдырырга карар кыла.
Исегезгә төшерәбез: көндез ябалаклар начар күрә, шуңа күрә һөҗүм иткән козгыннарга каршы тора алмыйлар. Козгыннар исә башка кошларга ике очракта һөҗүм итә: әгәр кошлар үзләреннән көчсезрәк булып, аларны табыш итеп күрсәләр, яисә үзләре көндәшләреннән куркып, яшәү урыныннан куып җибәрү өчен, төркем-төркем булып һөҗүм итәләр.