Ак ләтчәне Бөгелмә районының гомуми кулланылыштагы аучылык биләмәләре территориясендә видеокамерага төшергәннәр. Кадрларда карда сизелер-сизелмәс кенә аерымланган хайванның агачлар астындагы оядан чыгып, территорияне тикшерүе, бер урыннан икенче урынга йөгереп чыгуы һәм яңадан качуы күренә. Яшәү шартларында ләтчә талымсыз. Ул бик җитез, тиз йөгерә, яхшы үрмәли һәм йөзә, кыюлыгы һәм агрессивлыгы белән аерылып тора һәм барлык вак хайваннар өчен дә куркыныч дошман булып тора.
Исегезгә төшерәбез: ләтчә – кыргый хайван. Шуңа күрә, очрашканда, ерткычны сыйпарга яки тотарга тырышмаска кирәк. Моннан тыш, хайваннар котыру авыруын таратырга мөмкин. Шул сәбәпле ләтчәгә кагылырга ярамый, хайванга тыныч кына китәргә ирек бирергә кирәк.