Байбак көне ахырына якынлашты: Татарстанда байбаклар һәм йомраннар кышкы йокыдан уянды

2025 елның 24 марты, дүшәмбе

Яз – хайваннарның уяну вакыты. Йокыдан беренчеләрдән булып байбаклар һәм йомраннар уянып чыкты. Аларны Азнакай, Әлки, Баулы, Бөгелмә, Лениногорск, Мөслим, Түбән Кама,  Чирмешән һәм Сарман районнарында күргәннәр инде.

Гадәттә бу җәнлекләрнең йокы вакыты 6-7 ай. Уянуга килгәндә исә, байбаклар пычранып чыга. Аннары, үзләрен һәм торакларын тәртипкә китереп, чистарына башлыйлар. Башта алар ашыкмыйча гына йөриләр, кояшта җылыналар һәм бик тырышып көч туплыйлар. Йомраннар исә куркак һәм агрессия күрсәтеп, үзләрен алдан белеп булмаслык итеп тотарга мөмкиннәр. Аларны сыйпарга һәм кулга алырга киңәш ителми. Әгәр сез аларны ашатырга телисез икән, ризыкны җирдә калдырыгыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International