Бу хакта Иҗтимагый совет утырышында хәбәр ителде. Махсус сакланучы яңа табигый территорияләр Югары Ослан (Ключище аймагы), Кайбыч (Ырым имәнлеге) һәм Кама Тамагы (Сөйки чокырлары) районнарында барлыкка киләчәк. Аларны төзү киң яфраклы урман массивларын, шулай ук Татарстан Республикасының Кызыл китабына кертелгән хайваннарны, үсемлекләрне һәм гөмбәләрне саклап калырга мөмкинлек бирәчәк.
Белешмә:
Бүгенге көндә республиканың табигать-тыюлыклар фондын гомуми мәйданы 464,99 мең га булган 194 махсус сакланылучы табигать территориясе тәшкил итә, аларда табигать комплексларын, ландшафтларны һәм биологик төрлелекне саклау һәм торгызу өчен оптималь шартлар тәэмин ителгән. Шулардан: 3 федераль әһәмияттәге МСТТ, 187 төбәк әһәмиятендәге МСТТ һәм 4 җирле әһәмияттәге МСТТ.