Кызыл китапка кертелгән кызыл үрдәкләрне Бөгелмә районында күргәннәр

2025 елның 7 апреле, дүшәмбе

Бөгелмә районы территориясендә ТР Кызыл китабына кертелгән кызыл үрдәкләрне күргәннәр. Оя кору чорында Әгерҗе, Арча, Лениногорск һәм Спас районнарының елгаларында, буаларында һәм күлләрендә, шулай ук Казан шәһәренең Кабан күле системасында 20 парга кадәр очратырга мөмкин.

 Кызыл үрдәк (огарь) – агрессив, аз аралашучан, әмма шул ук вакытта ачык җирән төсе аркасында шактый таныла торган үрдәк. Үрдәкнең авырлыгы 1 килограмм чамасы, озынлыгы 67 сантиметрга җитә. Бик яхшы йөзә, очканда, казга охшаган, авыр күренә. Тавыш сигналларын җирдә дә, һавада да бирә, аларны шартларга карап үзгәртә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International