ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре һәм Балтач районы халкы МХО ихтыяҗлары өчен 2 мылтык һәм 800 патрон тапшырды

2025 елның 8 апреле, сишәмбе

ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре, аучылар һәм битараф булмаган гражданнар махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәмне дәвам итәләр. Чираттагы корал тапшыру Балтач районында узды.

Алгы сызыкка егетләр өчен 2 мылтык һәм 800 патрон озатырга әзерләгәннәр. Алар барысы да бик яхшы хәлдә. Якын арада тагын 2 мылтык тапшырылачак. Гуманитар йөкне җибәрү атна ахырына планлаштырыла. Акция башланганнан бирле битараф булмаган балтачлылар тарафыннан 18 мылтык һәм 2500 патрон тапшырылды инде.

Махсус операция зонасына мылтыкларын тапшырырга теләгән гражданнарга Республика территориясендәге лицензия-рөхсәт бирү бүлегенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Казан халкы өчен – Татарстан Республикасы буенча Росгвардия идарәсенең лицензия-рөхсәт бирү эше үзәге, Лазарев ур., 16.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International