Кошларга «йорт» бүләк ит: канатлы дусларыбыз өчен беренче 60 оя Татарстанның махсус сакланучы табигать территорияләрендә барлыкка килде

2025 елның 9 апреле, чәршәмбе

Ясалма оялар Минзәлә районының «Кама-Ык» һәм Спас районының «Спас» тыюлыкларында барлыкка килде. Аларны үсеп килүче буын белән берлектә ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре су кошлары җыела торган урыннарга урнаштырды.

Озакламый кошлар әзер ояларны бик теләп биләп алачаклар һәм уңышлы гына нәсел үрчетә башлаячаклар. Быел аномаль җылы кыш һәм яз иртә килү аркасында оялар гадәттәгедән иртәрәк урнаштырыла. Мондый чараларны үткәрү һәм оештыру су кошы санын арттыруга һәм экологик балансны саклауга ярдәм итә. Республика сулыкларында ясалма оялар кору эше дәвам итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International