Әгерҗе районында табигать һәйкәле территориясендә Кызыл китапка кертелгән каманы күргәннәр

2025 елның 15 апреле, сишәмбе

«Кичке таң» заказнигы башлыгы Руслан Мәннапов каманы фотога төшереп алган. Кадрларда аның «Иж елгасы» табигать һәйкәле ярыннан ерак түгел утыруы һәм балык ашавы күренә.

Кама Татарстан Республикасы Кызыл китабына кертелгән. Алар елгаларда яшәүне һәм турыдан-туры суда йоклауны өстен күрәләр. Рационының нигезен балык тәшкил итә, шулай ук ул бакалар, кыслалар, моллюсклар һәм бөҗәк личинкалары белән туклана. Елның җылы вакытында камалар даими яшәү урынын сайлыйлар. Кышын көненә 20 шәр чакрым юл үтәргә мөмкиннәр. Республика территориясендә 15 баш хайван яши.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International