ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре авыл җирлекләре, мәдәният йортлары хезмәткәрләре, китапханәчеләр, урманчылар, авыл кешеләре һәм үсеп килүче буын белән бергә «Хәтер бакчасы» халыкара акциясе һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан Әгерҗе, Арча, Спас, Теләче һәм Биектау районнарының мәдәният йортлары янына, мәктәп яны территорияләренә, Хәтер аллеяларына һәм тау итәкләренә 2810 нарат һәм чыршы утырттылар.
Бөек Ватан сугышы геройлары турындагы хатирәләрне саклау – патриотлык һәм гражданлык җаваплылыгы тәрбияләүнең аерылгысыз өлеше. Без тыныч тормышның нинди бәягә бирелүен истә тотарга тиешбез.
Утыртылган һәр агач Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган 27 миллион совет гражданы истәлеген гәүдәләндерә. Бу үсентеләр утырту гына түгел, ә киләчәк буыннарга героик үткәннәрне искә төшерә торган үсеп утыра торган тере һәйкәл төзү. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: акциягә теләгән һәркем кушыла ала. Сайтның интерактив картасында үз төбәгеңне сайларга, уңайлы урында теркәлергә һәм гомуми эшкә үз өлешеңне кертергә мөмкин.