Умырзая көне: Умырзая нинди чәчәк ул, аны Татарстанда кайларда очратырга була?

2025 елның 19 апреле, шимбә

41 ел дәвамында ел саен 19 апрельдә дөньяның күп илләрендә Халыкара умырзая көне билгеләп үтелә. Умырзая – нәркиснең якын туганы, амариллислар гаиләсенә керә. Аларның суганчыклары агулы. Һава шартларына карата үсемлек талымчан түгел, ун градуслы салкынга түзә ала.

Дөньяда умырзаяларның барлыгы 20 төре бар. Россиядә исә аларны Каспийның көнбатыш ярында һәм Кара диңгез ярында очратырга мөмкин. Иң күп төре Кавказда санала. Тырышсаң, аларны безнең республика территориясендә дә табарга була. ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре күзәтүләренә караганда, умырзаялар Әгерҗе, Бөгелмә, Алабуга, Менделеевск, Мөслим, Нурлат, Питрәч, Балык Бистәсе, Спас,Теләче, Чирмешән, Чистай һәм Ютазы районнарында очрый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International