Беренче йокы үләне чәчәкләрен, гади прострел дип тә атыйлар, Лаеш һәм Спас районнары территориясендә күргәннәр. Ул һәрвакыт гаҗәеп рәвештә чәчәк ата – аның уянуына нәкъ менә ул үскән урындагы уңайлы шартлар гына ярдәм итә.
Аны тынычландыргыч һәм йокы дарулары ясау өчен кулланалар. Үсемлекнең сулы экстракты йөткергәндә һәм ревматизм булганда булыша, шулай ук ачык ярадагы бактерияләрне үтерә. Йокы үләненең барлык шифалы үзлекләренә карамастан, аның чи килеш агулы булуын, ә кайбер төрләренең Россиянең Кызыл Китабына кертелгәнен истә тотарга кирәк. Шуңа күрә йокы-үләнне максатсыз юкка чыгарырга ярамый.