«Мин тудым»: Татарстан урманнарында беренче пошилар бозаулары дөньяга килә

2025 елның 22 апреле, сишәмбе

Республика урманнарында поши бозаулары дөньяга килә башлады. Беренчесен Нурлат районында күреп алалар. Әле сабый булуларына карамастан, пошилар, әниләре белән янәшә атласалар да, инде шактый иркен йөриләр һәм суны, яфракларны һәм яшь ботакларны татып карыйлар. Аларга карап, шундый кечкенә генә бозауларның гаять зур көчле хайваннарга әвереләчәген күз алдына да китерүе кыен. Поши бозавының авырлыгы туганда 6 кг нан 16 кг га кадәр җитә, әмма көз башында инде 60 – 70 кг, ә кайчакта хәтта 100 кг га якын булырга мөмкин.

Әгәр, урманда йөргәндә, сез поши бозавын очратсагыз, сабыйда кеше исе калмасын өчен, аңа һич кенә дә кагылмагыз. Ул ташлап калдырылмаган, мөгаен, әнисе, сабыйга сөт җыяр өчен, кайдадыр якында гына утлап йөридер.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International