25 апрельдән Татарстанда «Уылдык чәчү – 2025» комплекслы оператив-профилактик операциясе башлана Идел-Каспий бассейны өчен балык тоту кагыйдәләре нигезендә, Татарстан өчен 5 июньгә кадәр тыелган сроклар билгеләнгән. Республика акваторияләрендә сәнәгать балыкчылыгына тулы тыю кертелә. Һәвәскәр балык тоту өчен бер гражданга ярдан балык тоту коралларында гомуми саны 2 данәдән артмаган ыргаклы, бер калкавычлы яки төпкел кармак кулланырга рөхсәт ителә.
Балыкчылык кагыйдәләрен бозган өчен административ һәм җинаять җаваплылыгы яный. Балык тоту кагыйдәләрен бозучыга 2 меңнән 5 мең сумга кадәр штраф, шулай ук судносын һәм су биологик ресурсларын аулау (тоту) өчен башка коралларын конфискацияләү яный. Әгәр балык тоту вакытында зур зыян китерелгән булса, тыелган балык тоту кораллары кулланылса, балык тоту уылдык чәчү урыннарында яки махсус саклана торган табигый территорияләрдә алып барылса, штраф суммасы 500 мең сумга кадәр артачак, ә хокук бозучыны ике елга кадәр иректән мәхрүм итәргә мөмкиннәр. Кызыл китапка кертелгән төрләрне тоткан өчен бер млн сумга кадәр штраф һәм өч елга кадәр иреген чикләү каралган.