11 мылтык һәм 360 тан артык патрон: ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре һәм аучылар МХО сугышчылары өчен чираттагы мылтык һәм патроннар партиясен тапшырдылар

2025 елның 25 апреле, җомга

Росгвардиянең Арча районы буенча лицензия-рөхсәт бирү эше бүлекчәләренә Россия Кораллы Көчләре ихтыяҗлары өчен ау кораллары тапшырдылар. ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре һәм Әтнә районы аучылары 11 мылтык һәм 362 патрон тапшырдылар.

МХОга гражданнар коралын һәм сугыш кирәк-яракларын тапшыру – сугышчыларга ярдәм итүнең даими формаларыннан берсе. Ул сугышчыларның гомерләрен саклап калырга мөмкинлек бирә. МХО ихтыяҗлары өчен ау мылтыкларын һәркем тапшыра ала. Моның өчен Росгвардиянең яшәү урыны буенча лицензия-рөхсәт бирү эше бүлегенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Ведомство белгечләре процедураны аңлатачак һәм корал тапшыруда ярдәм итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International