Алсу болыт: Азнакай районында тәбәнәк бадәм куаклары чәчәк аткан

2025 елның 30 апреле, чәршәмбе

Азнакай районының «Чатыр-Тау» тыюлыгы территориясендә бик иматур чәчәк аткан тәбәнәк бадәмне (тагын аны бобовник дип тә атыйлар) күрергә була. Бу чәчәк ату сезонын ачучы беренче куак. Аңа ерактан караганда, алсу болыт дип уйларга мөмкин.

Бадәм – зур булмаган, яфрак коя торган, акрын үсә торган, биеклеге ярты метрга җитә торган куе шарсыман ябалдашлы күпьеллык куак. Үсемлекнең кызыл-соры төстәге ботаклары тармаклы. Ул яктылык ярата, җиңел, уңдырышлы туфракны кулай күрә. Куаклыкның чәчәк ату вакыты озакка сузылмый һәм якынча 10 көн тәшкил итә.

 

Белешмә:

Тәбәнәк бадәм – ТР Кызыл китабына кертелгән үсемлек. Республикада Азнакай, Әлмәт, Баулы, Бөгелмә, Лениногорск, Минзәлә, Яңа Чишмә, Нурлат һәм Ютазы районнары территориясендә билгеле. Бу төр куак үзенә карата сакчыл мөнәсәбәт таләп итә, аның җимешләрен җыю тыела.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International