Ял көне рейдлары

2013 елның 9 ноябре, шимбә
Идарә, ау һәм аучылык байлыкларын саклау турындагы канунны бозу очракларын ачыклау максаты белән, 2013 елның 9 ноябрендә республикабызның Нурлат һәм Аксубай муниципаль районнарында, Идарә башлыгы Д.А. Иванов җитәкчелегендә, штаттан тыш иҗтимагый инспекторлар белән бергә рейд чаралары үткәрде. 6 рейд төркеме оештырылды. Рейдта бөтен җирдә үтә торган транспорт чаралары кулланылды. Рейд барышында Биләр дәүләт табигый аучылык заказнигы территориясе һәм күрсәтелгән районнарда урнашылган аучылык җир-сулары тикшерелде. Бу чараның төп максаты булып аучылык кагыйдәләрен бозуны алдан күрү иде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International