«Ылыс арасында маймычлар туа»: ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре Тәтеш районында балыклар өчен балалар бакчасы булдырганнар

2025 елның 15 мае, пәнҗешәмбе

Тирә-якта бары су, урман һәм тынлык – яңа тормыш башлану өчен менә дигән шартлар. ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре «Балык –булсын» («Рыбе – быть») акциясе кысаларында балыклар өчен чын «балалар бакчасы» төзегәннәр. Алар Тәтеш районыда Идел елгасы яр буе зонасында ылыслы ботаклардан 1600 м ясалма уылдык чәчү урыннары урнаштырганнар. Биредә балык барлык яшь чорын узачак – уылдыктан алып мөстәкыйль яши башлаганчыга кадәр.

Уылдык чәчү урыннарын кору эшләре су биоресурсларының тулы бер буынын саклап калырга ярдәм итә. Балыклар анда бик теләп уылдык салалар. Исегезгә төшерәбез: табигатьне саклау чаралары комплексы республикада июнь башына кадәр дәвам итәчәк. Акциядә теләгән һәркем катнаша ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International