ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре сугышчыларга мылтык һәм патроннар тапшырды

2025 елның 15 мае, пәнҗешәмбе

Махсус хәрби операция уздыру зонасына 7 ау мылтыгы һәм 150 патроннан торган чираттагы партия җибәрелде. Аларны Угледар районындагы хәрбиләргә ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре һәм Нурлат районы аучылары җибәрде.

«Күпләрнең коралы сейфларда тик ята. Әйдәгез, файдалы эш эшлик – егетләребезгә ярдәм итик», – диләр аучылар.

Исегезгә төшерәбез: МХО ихтыяҗлары өчен үз коралларын тапшырырга теләүче республика халкына Росгвардия төбәк идарәсенең лицензия-рөхсәт бирү эшенең территориаль бүлекчәләренә (исәпкә алу урыны буенча) мөрәҗәгать итәргә кирәк. Ведомство белгечләре процедураны аңлатачак һәм корал тапшыруда ярдәм итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International