2014 елда ТР территориясендә кышкы маршрут учетын үткәрүгә әзерләнү турында

2013 елның 15 ноябре, җомга
Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе 2014 елда ТР территориясендә кышкы маршрут учетын үткәрүгә әзерләнүен дәвам итә. Хәзерге вакытта маршрутларны барлау үткәрелә. Учет эшләрен үткәрү методикасы белән тәңгәллектә, аучылык байлыкларын санау 2014 елның 1 январеннән башлана һәм 2014 елның 28 февраленә кадәр дәвам итә, аның нәтиҗәсендә аучылык байлыкларын тоту лимиты билгеләнәчәк. Аучыларның исенә төшерәбез, Дәүләт сәясәте һәм аучылык хуҗалыклары һәм хайваннар дөньясы объектларын тәртипкә салу өлкәсендәге Департамент 14.12.2012 № 15-29/21135 “ аучылык байлыкларынның кышкы маршрутын учетка алу турында”гы хатын кире чакыртып алу нәтиҗәсендә, 2014 елда кышкы маршрут учетын үткәргәндә РФ табигый байлыклар һәм экология Министрлыгы 11.01.2012 № 1 “ РФ субъектларының башкарма хакимият әгъзалары белән, кышкы маршрут учеты методын кулланып, аучылык байлыкларынына дәүләт мониторингын үткәрүгә методик күрсәтмәне раслау турында” боерыгы белән кулланырга кирәк. Учет эшләрен оештыручыларга маршрутларны алдан ук әзерләп куярга, учет алып баручыларны алдан билгеләргә һәм аларны өйрәтергә тәкъдим итәбез.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International