«Уылдык чәчү 2025»: ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре Зеленодольск районында су биологик ресурсларын законсыз тотуны чикләделәр

2025 елның 24 мае, шимбә

ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре «Уылдык чәчү» комплекслы оператив-профилактик операциясе кысаларында Зеленодольск шәһәреннән 1,5 км көньяк-көнчыгыштарак законсыз балык тоту кораллары белән су биологик ресурсларын тоткан гражданинны тоткарлады.  Хәзерге вакытта РФ Җинаять кодексының 256 статьясы (Су биологик ресурсларын законсыз аулау (тоту)) буенча җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә.

Исегезгә төшерәбез: 5 июньгә кадәр республика акваторияләрендә сәнәгать балыкчылыгына тулы тыю кертелде. Һәвәскәр балык тоту өчен бер гражданга ярдан балык тоту коралларында гомуми саны 2 данәдән артмаган ыргаклы, бер калкавычлы яки төпкел кармак кулланырга рөхсәт ителә. Балыкчылык кагыйдәләрен бозган өчен административ һәм җинаять җаваплылыгы яный. Бу юнәлештә планлы эш дәвам итәчәк. Рейд чаралары даими рәвештә үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International