ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре Зеленодольск районының Красноярск мәктәбе базасында Эколог көненә һәм Бөтендөнья әйләнә-тирә мохитне саклау көненә багышланган экологик агарту лекцияләре циклын ачтылар. Әлеге уку йортын сайлау очраклы түгел. Биредә күп еллар дәвамында яшь экологлар түгәрәге эшли, аны педагог-биолог һәм бер үк вакытта мәктәп директоры Людмила Балашова җитәкли. Шулай ук мәктәп территориясендә җиләк-җимеш бакчасы урнашкан, ул ел саен агачларның яңа төрләре белән тулылана.
Дәрес программасы бик бай иде. Балалар «Зөя» заказнигы территориясе буйлап виртуаль экскурсиядә катнаштылар, саклана торган территориянең уникаль табигый объектлары белән таныштылар, шулай ук «табигать анасы» сувенирлары ясадылар һәм Идел елгасы ярын чүп-чардан чистарттылар.
Әлеге чараны оештыру һәм үткәрү уку елын лаеклы тәмамлау һәм мәктәп укучыларының экологик белем һәм табигатьне саклау эшчәнлеген үстерүдә тагын бер адым булды.