МХОда катнашучы хәрбиләр ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләренә гуманитар ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерделәр

2025 елның 4 июне, чәршәмбе

МХО зонасы хәрбиләре ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитетының Лаеш, Нурлат һәм Чистай районнары хезмәткәрләренә тапшырган гуманитар ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерделәр. Анда махсус операция зонасында тормыш өчен кирәкле бөтен нәрсә салынган.

«Балык тоту җайланмалары, мылтыклар һәм патронташлар сатып алуда ярдәм иткән өчен рәхмәт белдерәбез. Алар безне «кошчыклар»дан саклый. Барыгызга да керткән өлешегез һәм ярдәмегез өчен зур рәхмәт. Җиңү безнең кулда булачак. Без булдырабыз», – диләр сугышчылар.

Сугышчыларга хезмәткәрләр ярдәме даими рәвештә җайга салынган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International