Өлкәннәрдән аерылып адашкан: ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре Алабуга районында баткан поши бозавын коткарган

2025 елның 5 июне, пәнҗешәмбе

 ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре Алабуга районының «Алабуга» икътисадый зонасында яшь поши бозавын коткара. Сулык янында йөргәндә, сабый егылып төшә, ярга үзе чыгарга тырыша, хәлсезләнеп, тыныч кына ярдәм көтә.

Хәлсезләнгән хайванны күреп, белгечләр махсус техника ярдәмендә хәле киткән һәм курыккан поши бозавын судан чыгаралар һәм табигый яшәү тирәлегенә җибәрәләр

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International