Бүген халыкара селәүсен көне билгеләп үтелә - әлеге бәйрәм хайваннарның бу уникаль төрен саклап калуның мөһимлеген искәртә.
Селәүсен – мәчеләр гаиләсенең Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче бердәнбер вәкиле. Республика урманнарында 126 хайван исәпләнә. Аларны Әгерҗе, Азнакай, Алексеевск, Әлмәт, Баулы, Балтач, Бөгелмә, Югары Ослан, Кукмара, Лениногорск, Мамадыш, Менделеевск, Нурлат, Балык Бистәсе һәм Саба районнарында очратырга мөмкин. Республикада селәүсеннәр саны тотрыклы булуга карамастан, бу хайваннар сирәк һәм махсус яклауга мохтаҗ. Шуңа бәйле рәвештә селәүсен аулау әлеге хайваннарның санын исәпкә алу нәтиҗәләре буенча ел саен бирелә торган квоталар нигезендә башкарыла.
Селәүсен турында кызыклы фактлар
Характерлы үзенчәлеге – селәүсеннең колакларында чуклар була, алар хайванга тавышларны яхшырак ишетергә һәм үзара аралашырга ярдәм итә.
Чыдам ерткычлар – 4,5 метр ераклыкка сикерергә һәм тизлекләрен 65 км/сәг кә кадәр җиткерергә сәләтле.
Күз күреме бик яхшы – табышны бик ерактан, хәтта яктылык зәгыйфь булганда да күрә алалар.
Төлкеләр белән мөнәсәбәтләре үзгә – селәүсеннәр төлкеләр белән янәшә яшәүне яратмый һәм аларга һөҗүм итәргә мөмкиннәр, гәрчә беркайчан да ашамасалар да.
Гадәти булмаган парлашу йоласы - үрчү алдыннан ата һәм ана хайваннар символик рәвештә маңгайга маңгай бәрелешәләр.
Шунысын билгеләп үтү мөһим: селәүсеннәр кешегә карата агрессив түгел һәм гадәттә аңа һөҗүм итмиләр.. Мехлары кыйммәтле булганлыктан, селәүсеннәрне контрольсез ауладылар, бу исә Ауропада аларның популяциясе шактый кимүгә китерде. Күрелгән саклау чаралары нәтиҗәсендә селәүсеннәр саны өлешчә кире кайткан, ләкин бу хайваннар элеккечә яклауга мохтаҗ.