Казан халкы сирәк очрый торган кош – Татарстан Республикасының Кызыл китабына кертелгән гади торымтайга ярдәм иткән. Шәһәрнең Совет районы ишегалларының берсендә битараф булмаган гражданнар кошны күреп ала һәм аны ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты белгечләренә үзвакытында тапшыра.
Тикшерү барышында аның аягы яраланганлыгы ачыклана. Җәрәхәтләнүенә карамастан, торымтайның сәламәтлегенә берни дә янамый. Хәзерге вакытта ул Зеленодольск районында «Хайваннар дөньясын саклау өлкәсендә инновацион технологияләрне кертү үзәге» ДБУ махсуслаштырылган тернәкләндерү үзәгендә яши, анда аңа тиешле ярдәм күрсәтеләчәк.
Шәһәр халкының уяулыгы һәм белгечләрнең профессиональлеге нәтиҗәсендә Кызыл китапка кертелгән кош тулысынча тернәкләнү һәм табигый яшәү тирәлегенә кайту мөмкинлеге алды.
Кызыклы факт:
Гади торымтай шәһәр мохитенә бик яхшы яраклаша. Бу кошлар табигый шартларда да, шәһәр мохитендә дә оя кора алалар. Аларның яшәве өчен төп шарт – агач үсемлекләре һәм тигезлек ландшафтлары булу.