Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитеты җирәбә салуда катнашу өчен гаризалар кабул итү турында искә төшерә. Гаризалар бирү вакыты 26 июньгә кадәр дәвам итәчәк. Жирәбәдә катнашу өчен https://lotterygkbr.tatar.ru/ сылтамасы аша гариза бирергә кирәк.
Гаризада түбәндәге белешмәләрне күрсәтергә кирәк булачак:
1) аучының фамилиясе, исеме, атасының исеме (булган очракта), яшәү урынының тулы адресы (торган урын һәм чынбарлыкта яшәү урыны) һәм элемтә өчен телефон, аучылык билеты турында белешмәләр (сериясе, номеры һәм бирү датасы);
2) аучылык ресурсының төре;
3) аучы аның территориясендә аучылык ресурсларын тотуга рөхсәт алуга дәгъва итә торган, чикләрендә гомуми кулланышта булган аучылык биләмәләре урнашкан бер муниципаль берәмлекнең исеме;
4) шәхси мәгълүматларны эшкәртүгә ризалык.
Гариза биргәндә хаталар килеп чыккан очракта (843) 211-70-78 телефонына шалтыратып мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Жирәбәдә катнаштырудан баш тарту нигезләре:
1. Комитет боерыгы белән билгеләнгән вакытлардан тыш гаризалар бирү;
2. гаризада тутыру өчен мәҗбүри булган мәгълүматларның булмавы;
3. тапшырылган документларда дөрес булмаган мәгълүмат булу;
4. аучылык ресурсының бер төренә бердән артык муниципаль берәмлек күрсәтелгән гариза;
5. аучының аучылык ресурсының һәр төре буенча төрле муниципаль берәмлекләргә бердән артык гариза бирүе.
Җирәбә салу түбәндәге аучылык ресурсларына карата үткәреләчәк:
|
Поши: |
Әгерҗе районы – 8 баш Азнакай районы – 3 баш Аксубай районы – 1 баш Алексеевск районы – 2 баш Әлки районы – 3 баш Әлмәт районы – 5 баш Баулы районы – 7 баш Лениногорск районы – 8 баш Мамадыш районы – 3 баш Менделеевск районы – 2 баш Түбән Кама районы – 6 баш Яңа Чишмә районы – 2 баш Нурлат районы – 15 баш Балык Бистәсе районы – 2 баш Сарман районы – 1 баш Спас районы – 2 баш
|
|
Кыр кәҗәсе: |
Азнакай районы – 8 баш Аксубай районы – 2 баш Алексеевск районы – 17 баш Әлки районы – 10 баш Әлмәт районы – 6 баш Баулы районы – 13 баш Бөгелмә районы – 8 баш Чүпрәле районы – 4 баш Лениногорск районы – 6 баш Түбән Кама районы – 3 баш Яңа Чишмә районы – 7 баш Нурлат районы – 17 баш Сарман районы – 9 баш Спас районы – 13 баш Тукай районы – 2 баш Чирмешән районы – 1 баш Чистай районы – 1 баш Ютазы районы – 7 баш
|
|
Бурсык:
Селәүсен: |
Әгерҗе районы – 2 баш Азнакай районы – 2 баш Әлки районы – 1 баш Баулы районы – 4 баш Бөгелмә районы – 1 баш Лениногорск районы – 3 баш Яңа Чишмә районы – 1 баш Нурлат районы – 2 баш Балык Бистәсе районы – 3 баш Сарман районы – 2 баш
Баулы районы – 1 баш |