Беренче очыш уңышлы тәмамланды: Константиновка халкы Кызыл китапка кергән торымтай баласын коткарды

2025 елның 20 июне, җомга

Казан шәһәренең Константиновка бистәсендә Кызыл китапка кертелгән кош баласын – гади торымтайны коткардылар. Кечкенә кызыксынучан кошчык, мөстәкыйль очарга өйрәнгәндә, үз оясыннан мәтәлеп, җиргә төшеп китә.

Җирле халык кошчыкка карата битараф калмый һәм кайгыртучанлык күрсәтә, бәлагә тарган кош яныннан узып китми. Алар аны оператив рәвештә ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты белгечләренә тапшыра.

Тикшергәннән соң аның сәламәт һәм көчле булуы ачыклана. Хәзер кечкенә ерткыч белгечләрнең ышанычлы кулларында, анда ул тиешле кайгырту һәм күзәтү ала. Әгәр кошның хәле тотрыклы булып калса, тиздән ул табигый яшәү тирәлегенә әйләнеп кайта алачак, анда ул очу сәнгатен үзләштерүен дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International