«21 гасыр» торак комплексында көтелмәгән кунак: ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре адашкан кабанны табигый яшәү тирәлегенә кайтарды

2025 елның 23 июне, дүшәмбе

Бүген Казанның Совет районындагы «21 гасыр» торак комплексында гадәти булмаган хәл килеп чыкты: анда җирле халык көтелмәгән кунакны – кыргый кабанны очратты. Хайван тыныч кына торак комплекс территориясендәге куаклыкларда ял итәргә булган. Кешеләрнең мөрәҗәгатенә ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты белгечләре оператив рәвештә җавап бирде, бу исә хайван өчен дә, җирле халык өчен дә мөмкин булган күңелсезлекләрне булдырмаска мөмкинлек бирде.

Кабанны коткару махсус чаралар куллануны таләп итте. Белгечләр, хайванны куркытмас һәм аңа зыян китермәс өчен, үтә дә сак эш итте. Коткару операциясе тәмамлангач, кабанны, шәһәр чикләреннән читкә алып чыгып, табигый яшәү тирәлегенә — Питрәч районы урманына җибәрделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International