Татарстанда дала байбаклары гаиләсен санап чыктылар

2025 елның 24 июне, сишәмбе

ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре, аучылар һәм җәмәгать инспекторлары белән берлектә, дала байбакларын санап чыктылар. Ай дәвамында белгечләр «далаларны саклаучылар»ның санын өйрәнделәр, аларның яшәү территорияләрен тикшерделәр. Исәпкә алу методикасы оялар һәм  һәр гаиләдәге хайваннар санын исәпләүгә нигезләнгән. Ояларны күзәтү популяция санын төгәл билгеләргә мөмкинлек бирде.

Узган елгы исәпкә алу нәтиҗәләре буенча республикада 19 187 баш дала байбагы тереклек итә. Бу гаҗәеп хайваннар Татарстанның дала киңлекләрен, бигрәк тә республиканың көньяк-көнчыгыш өлешен үз итәләр.

Байбакларның иң зур колонияләре Лениногорск, Баулы, Бөгелмә, Ютазы, Әлмәт һәм Азнакай районнарында урнашкан. Буа районындагы тарихи колонияләр аеруча игътибарга лаек, аларда төбәк әһәмиятендәге табигать һәйкәлләре — «Яңа Тинчәле сөркә колониясе» һәм «Үти сөркә колониясе» булдырылган. Бу территорияләр дала байбакларының уникаль популяциясен саклап калып кына калмыйча, республиканың экологик мирасы өчен дә аерым кыйммәткә ия. Быелгы исәпкә алу нәтиҗәләре августта билгеле булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International